ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Иң яхшы укытучы Казанда белем бирә

 

Кичә Казанда Татарстанның иң яхшы укытучыларын ачыкладылар. “Россия укытучысы” бәйгесендә республика данын Алмаз Хәмидуллин яклаячак. Ул башкаладагы 2нче лицей-интернатында математика фәнен укыта. Алты еллык тәҗрибәсе булган мөгаллим әлегә кадәр Түбән Камада эшләгән. Алмазның әнисе дә укытучы.

 

“Безнең өчен бу иң зур бәйге. Быел аңа беренче тапкыр “Иң яхшы тәрбияче һәм “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгеләре дә өстәлде. Белем сыйфатын укытучылардан башка күтәреп булмый. Шуның өчен без сезнең белән даими эшләргә тиеш”, – ди бүләкләү тантанасында Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов. Республиканың  иң яхшы тәрбияче булып Чистайдан 20нче балалар бакчасында эшләүче Марина Волоснова танылды. Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменә Ижаудан Рәсилә Габдрахманова белән Казанның 20нче гимназиясеннән Гөлназ Галиева лаек булды. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112