ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда башкаладагы биналарга зыян салуда шикләнелүче өч егетне тоткарлаганнар

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге вакыйга уңаеннан “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Мәгълүм булганча, ял көнне кичке сәгать унберләр тирәсендә билгесез затлар Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, рәссамнар остаханәләре белән Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларын кара буяу белән сызгалап бетергән. Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларындагы язуларны караган. Озак та үтми бу тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнүче 20-25 яшьлек өч егет кулга алынган. Хокук сакчылары белдерүенчә, тоткарланган егетләр – формаль булмаган «граффити» хәрәкәте вәкилләре. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112