ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотекага түләүнең бер өлешен капларга ярдәм итәргә мөмкин

 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина шундый фикер белдергән.

 

Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда, премьер-министр Дмитрий Медведев Россиядә гаиләләргә ярдәм итү дәвам ителергә тиеш, аның өчен яңа чаралар эшләргә кирәк, дип белдергән.

 
«Чынлап та, 2030 елга кадәр безнең ил демографик авырлыклар белән бәрелешәчәк, бала тудыру яшендәге хатын-кызлар саны кими. Бу шартларда инде балалары булган гаиләләр хисабына гына бала тудыруны тулыландырырга була. Бер үк вакытта яшь гаиләләрдә беренче балаларын тудыруга этәргеч ясарга да кирәк», - дип җиткергән Баталина сүзләрен аның матбугат хезмәте. 

 

Депутат фикеренчә, тәэсир итүче чараларның берсе булып, балалар хисабындагы фатир өлешен түләү торырга мөмкин. “23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотекага түләүнең бер өлешен каплап ярдәм итә алыр иде. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан демографик чишелеш юлы итеп, бу тәкъдим ителгән иде” дип искәрткән Баталина.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр