ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казаннан Сочига арзан бәядән авиабилетлар сатыла

 

Сочига Россиянең 7 шәһәреннән ташламалы билетлар белән очарга мөмкин.

 

17 майдан 26 майга кадәр Казан, Самара, Чиләбе, Уфа, Әстерхан, Ульяновск, Пермь шәһәрләреннән Сочига түбән бәядән самолет билеты алып була, дип хәбәр итә "Татар-информ" “КрасАвиа” дәүләт авиакомпаниясе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

 
Билет бәясенә һәр кешегә 20 килограмм авырлыктагы йөкне бушлай алып бару да керә.

 
Уфа – Сочи (юл салымын кертмичә) арасында билет бәясе - 4,5 мең сумнан 5,2 мең сумга кадәр;Ульяновск – Сочи – 5 мең сум ;Чиләбе – Сочи – 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;Пермь – Сочи – 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;Казан – Сочи – 2,9 меңнән 3,9 мең сумга кадәр;Самара – Сочи – 3 меңнән 4,9 мең сумга кадәр;Әстерхан – Сочи арасында билет бәясе – 2,5 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр.


Сочидан Казанга һәм Казаннан Сочига очу 16 июньнән 6 сентябрьгә кадәр Як-42 самолетында чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112