ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиянең хоккей җыелма командасы ярымфиналда Канадага каршы уйнаячак

 

Чирекфиналда Олег Знарок уенчылары 3:0 исәбе белән Чехияне отты. Канада исә Германия командасыннан өстен чыкты. Ярымфиналның икенчесендә Финляндия белән Швеция очраша.

 

Ярымфинал уеннары 20 майда булачак. Финал һәм өченче урын өчен очрашу 21 майда узачак. Билгеле булганча, Россия җыелма командасы составында "Ак барс"тан Владимир Ткачев та чыгыш ясый. Дөнья чемпионаты алдыннан өметле уен күрсәткән һөҗүмче сигез уенда бер нәтиҗәле пас кына бирә алды.

 

 

 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр