ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда оешмаларының хезмәт хакы буенча бурычлары 2 миллион сумга кимегән

 

Бу хакта “Татар-информ”га Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гыйниятуллин хәбәр иткән

 

Элек тоткарланган эш хакын түләүче оешма арасында “Чистопольский элеватор” җәмгыяте тә бар. 110 хезмәткәр гомуми суммасы 985,66 мең сум хезмәт хакы алуга ирешкән.

 

Шулай ук Азнакай районының өч авыл хуҗалыгы предприятиесе дә 81 хезмәкәргә хезмәт хакы түләгән. Гомуми сумма 1 миллион 67 мең сумны тәшкил итә. Болар “Чалтаймас” (36 хезмәткәргә 517 мең сум), “Чатыр тау” (14 хезмәткәргә 176,3 мең сум) һәм шәхси эшмәкәр Шәвәлиев (31 хезмәткәргә 374,1 мең сум ) оешмалары.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр