ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Путин Россиянең Төркиядәге яңа илчесен билгеләде

 

Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесевазыйфасына Алексей Ерхов билгеләнгән. Бүген Россия Президенты Владимир Путин әнә шул хактагы указны имзалаган.

 

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов узган елның декабрендә һәлак булган иде. Аны Әнкарадагы рәсем сәнгате күргәзмәсе вакытында атып үтерделәр. Ерхов исә әлегә кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгының Ситуация-кризис үзәген җитәкләде. 2010-2015 елларда ул Россиянең Истанбулдагы генераль консулы булып эшләде.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр