ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казандагы беренче футбол очрашуыннан соң 94 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән

 

Кичә Конфедерацияләр Кубогы ярышлары кысасында узган матчтан соң, 94 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтте.


Табиблар, шул исәптән, 32 җанатарга ярдәм күрсәткән. Бер кешене хастаханәгә салырга туры килгән хәтта. “Тамашачылар җаны-тәне белән спортчылар өчен җан ата бит. Бер тамашачының йөрәге авырта башлаган”, – диде министр. Табибтан ярдәм сораучылар нигездә салкын тиюдән, баш авыртуыннан зарлана икән. Төрле тән җәрәхәте алучылар да бар. Тик андыйлар бик аз, диде Гадел Вафин. Министр сүзләренә караганда, башкалада Конфедерацияләр Кубогы уеннарын медицина ягыннан тәэмин итүдә барлыгы 385 кеше катнаша. Табиблар спортчыларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча махсус әзерлек узган. “Казан-Арена”да 11 медицина пункты, 21 мобиль бригада һәм 16 “Ашыгыч ярдәм” машинасы эшли”, – диде Гадел Вафин.


фУен көннәрендә ярдәм сорап, табибларга мөрәҗәгать иткән Казан халкына озак көтәргә туры килмәсме, дип фикер йөртүчеләрне дә тынычландырды ул. Шәһәрдә көндәлек чакыруларга йөрүче “Ашыгыч ярдәм” машиналарының саны кимемәгән. Конфедерацияләр Кубогы ярышларын медицина ягыннан тәэмин итү кысасында, Казан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә республика бюджетыннан 45 “тимер ат” сатып алганнар. Моның өчен 180 миллион сум акча тотканнар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр