ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Якшәмбө көнне Казан Кремлендә 9 мең турист кунак булган

 

Конфедерацияләр Кубогы ярышлары кәннәрендә Казан Кремлендә туристлар саны арткан. “Кичә биредә 9 мең турист кунак булды. Чагыштыру өчен, узган елның шушы ук чорында көненә уртача 7 мең ярым кеше теркәлгән”, – диде музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Вәлиева бүген узган матбугат очрашуында.

Билгеле булганча, башкалада кунаклар өчен күпсанлы мәдәни чаралар әзерләгәннәр. Республика театрлары үз сезонын дәвам итә. Музейлар исә яңадан-яңа күргәзмәләргә чакыра. “Казан Кремленә килүчеләр барыннан да бигрәк татар халкының тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксына”, – диде Зилә Вәлиева. Музей-тыюлыкта Казанга берничә көнгә дип килүчеләр арасында Изге Болгар һәм Свияжск шәһәр-утравына барырга теләк белдерүчеләр дә күп. “Татарстан башкаласына спорт бәйрәменә дип килгән кунаклар без әзерләгән мәдәни чаралардан да канәгать калачак дип өметләнәм”, – диде Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112