ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

ЮНЕСКО генераль директоры Казанны бөтен дөньяның спорт башкаласы дип атады

 

Бокова үзе бүген башкалада узган конференциягә килә алмаган, VI МИНЕПС катнашучыларына видеомөрәҗәгать юллаган.

 

“Бүген мин Казанга килә алмадым, әмма уйларым белән мин сезнең янда. Киләчәктә конференция карарлары гамәлдә булсын өчен барысын да эшләячәкмен. Казан бүгенге көндә Россиянең генә түгел, ә бөтен дөньяның спорт башкаласы булып тора.


ЮНЕСКО Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң кешеләргә тынычлыкка таяныч булсын өчен төзелде. Спорт толерантлыкны тәрбияләүдә төп рольне уйный. VI МИНЕПС конференциясе кысаларында без спортның һәр кеше кулланырлык булуы турында истә тотарга тиешбез”,- дип билгеләп үтте Бокова.

 

Мәгълүм булганча, спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләре катнашында алтынчы халыкара конференция Казанда 13нән 15 июльгә кадәр уза. Конференциядә ЮНЕСКОның спорт өлкәсендәге 117 дәүләт-әгъзасы, шулай ук халыкара һәм спорт оешмаларыннан кызыксынучылар катнаша.


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр