ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанның күп балалы гаиләләре 27 мең 736 данә җир кишәрлеге алган

 

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 27 мең 736 данә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

 

12 июльгә җир кишәрлеге алырга теләүче күп балалы гаиләләр исемлегенә 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән. Шуларның 9795е – Казаннан, 5676сы – Чаллыдан, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

 

Республика буенча, Казан һәм Чаллыны да кертеп, 32 мең 922 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда андыйлар – 4648, Автошәһәрдә – 2622, дип ачыклык керттеләр Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсендә.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112