ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия хаҗилары Согуд Гарәбстаны Корольлегенә августта килә башлаячак

 

Хаҗиларга виза алу өчен төп таләп – вакциналаштыру турындагы халыкара сертификат алу. 

 

Роспотребнадзор хаҗ алдыннан иммунизация үтеп булган медицина оешмаларының исемлеген ачыклады. Аны республиканың җиде шәһәрендә алырга мөмкин. Казанда аны 7нче шәһәр поликлиникасы бирәчәк. Шулай ук халыкка иммунизация Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә, Әлмәтнең 3нче шәһәр поликлиникасында, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә, Буа үзәк район хастаханәсендә, Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә һәм Чистай үзәк район хастаханәсендә үткәрәчәкләр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112