ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиядә яшелчәгә бәяләр төшкән

 

Илнең авыл хуҗалыгы министры бәяләрнең түбән тәгәрәве көзен дә күзәтеләчәген җиткергән.

 

Россиядә яшелчә бәяләре түбән төшә башлаган. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев җиткерде, дип яза "Известия". Бәяләрнең көз айларында да түбән тәгәрәве көтелә.

"Сүз дә юк, көзгә бәяләр төшәчәк. Көз – яшелчәләргә мул чор һәм ул бәяләрдә дә чагылыш табачак", – дигән Ткачев.

"Хәзерге вакытта иң кирәкле яшелчәләргә бәя 15 процентка төште", – дип белдергән министр "Россия 24" каналына. Ул шулай ук 2017 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең үсеше 3,5-4 процент булачагын да җиткерде.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112