ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия яр буйларында Коксаки вирусы белән бәйле вазгыять бик тыныч

 

Роспотребнадзор идарәсе шулай дип хәбәр итә.

 

"Россия яр буйларында Коксаки вирусы белән бәйле вазгыять бик тыныч, контрольдә тотыла", – дип җиткергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.


Аның сүзләренчә, 2017 елның 6 аенда Кара диңгез яр буйларында бары вирус белән бәйле 8 очрак булган, контроль исә быел тагын да көчәйтелгән.

Краснодар өлкәсендә диңгез суына 35 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, мониторинг нокталары 150гә кадәр җиткерелгән.


Роспотребнадзор мониторингы нәтиҗәләре Төркиядә дә Коксаки вирусы белән бәйле  вазгыятьнең тыныч булуын күрсәтә, дип җиткергән журналистларга Анна Попова.


"Без мөрәҗәгатьләрне анализлыйбыз. Безнең ике тәүлеккә уздырган мониторинг хәлнең тыныч булуын күрсәтә”, – дип белдергән ул.

Аның сүзләренчә, Роспотребнадзорның кайнар линиясе кабул итеп алган мөрәҗәгатьләр ике айлык араны үз эченә алган һәм алар Төркиянең төрле районнарыннан килә.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112