ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Путин Татарстан спортчысын Дөнья Чемпионатында җиңүе белән котлады

 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан атучысы Николай Теплый һәм аның командадашы Надежда Коновалованы Дөнья Чемпионатында җиңүләре белән котлады. Тәбрикләү телеграммасы Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Теплый белән Коновалова скит төрендә узган катнаш командалар ярышында уңышка ирешеп, алтын медаль яуладылар. "Сез көчле көндәшләр белән ярышып, иң яхшы нәтиҗәгә ирештегез һәм ярышларның соңгы көнендә тамашачыны тагын бер алтын белән сөендердегез. Сезнең уңышыгыз тырыш хезмәт һәм спорт талантыгыз өчен лаеклы бүләк", – диелгән ил башлыгының телеграммасында. 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр