ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанга хаҗ кылучыларның чираттагы төркеме кайта

 

14 сентябрьгә каршы төндә “Казан” аэропортына Татарстан хаҗиларыннан торган ике рейс кайтып төшәчәк.

 

Хаҗиларның күпчелеген республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. 40 кешелек беренче төркем Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә “ДУМ РТ Хаҗ” программасының “Стандарт” пакеты буенча изге җирләрдә булды.


Йөз кешелек икенче төркем катнаш маршрут белән “Хаҗ-эконом” пакеты буенча Мәккәгә барды. 00.50 сәгатьтән 02.00 сәгатькә кадәр аэропортта аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да каршы алачак.

Сүз уңаеннан, быел Татарстаннан 1700 кеше хаҗ кылды. Хаҗилар медицина ярдәме күрсәтү өчен 12 табиб җәлеп ителде.


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр