ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алабугада «Драйлок-Технолоджиз» заводын ачтылар

 

«Алабуга» махсус икътисадый зонасында санитар-гигиена продукциясе җитештерү буенча «Драйлок-Технолоджиз» компаниясенең заводы ачылды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат үзәге.

 

Бельгия компаниясе генераль директоры Барт Ван Малдерен сүзләренчә, проектка җәлеп ителгән инвестицияләр суммасы 40 миллион евродан артып киткән. Җитештерүнең гомуми куәте 3-3,5 миллиард аслыкны (подгузник) тәшкил итәргә тиеш. Малдерен сүзләренчә, проект 5 ел эчендә үзен акларга мөмкин.

 

Татарстан Президенты компания җитәкчесенә җитештерү өчен «Алабуга» махсус икътисадый зонасын сайлаганы өчен рәхмәт җиткерде. «Бүген зур вакыйга. Бу проект безнең ил өчен бик кирәк, ул импортны алыштыру мәсьәләсен хәл итә. Мин әлеге проектның эшен җайга салган инвесторга рәхмәт белдерәм. Завод җитештергән продукт зур әһәмияткә ия. Кешеләр сәламәтлеге – иң мөһиме», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112