ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алабугада яңа предприятие төзи башладылар

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Гродан" предприятиесе төзелеше башланды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 

Проект инвесторы "Роквул-Волга"ширкәте бу эшкә 500 миллион сум акча сарыф итәргә җыена. "Без бу компания белән инде 5 ел дәвамында эшлибез. Яңа заводта бик кирәкле продукт – таш мамык субстраты җитештереләяәк, ул республикада гына түгел, ә Россия базарындагы ихтыяҗны каплый", – дип сөйләде Татарстан Президенты ачылу тантанасында.

Рөстәм Миңнеханов һәм "Роквул-Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев яңа проект башлану хөрмәтенә чыршы да утырттылар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112