ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Буа районында 92 яшьлек әбине эзлиләр

 

Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче әби 5 октябрь төнендә өеннән чыгып китә.

 

ajnj

 

Бу хакта "Интертат" басмасы хәбәр итә.  “Кая булырга мөмкинлеген белмибез. Сорашмаган кеше калмады, туганнарыбыз да ут йотып тора. Әби соңгы арада күргән кешеләренә: “Мине Ульянга алып барыгыз әле”, – дип әйткәләгән. Анда ерак туганнарыбыз яши. Тик әби генә барып җитмәгән", – дигән “Татар-информ” хәбәрчесенә оныгы Айсылу Миннебаева.

 

Рафика әби өйдән бер кат күлмәкчән чыгып китә. Шәмәхә төсле велюр күлмәк. Аның өстеннән бордо төсендәге җиңсез арка җылысы кигән булырга мөмкин. Оныгы сүзләренчә, бервакытта да яулыксыз йөрмәгән. Бу көнне дә башына ак яулык япкан булырга тиеш. Кулында бер тиен акчасы юк.

 

Әбине эзләүгә коткаручылар да җәлеп ителгән. ЗПСО № 1 хезмәткәрләре авылга якын 25 квадрат чакрым территорияне карап әйләнгән. Әмма эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112