ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" Мәскәүдә "Динамо"га каршы уйный

 

“Ак Барс”ның Көнбатыш конференциясе буенча сәфәре дәвам итә. Ике көн элек Түбән Новгородта "Торпедо"ны 5:0 исәбе белән тар-мар иткән якташларыбыз бүген Мәскәүдә “Динамо” хоккейчылары белән очраша.

 

Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр 89 мәртәбә очрашкан: 37 уенда – Казан командасы, ә 45 матчта “Динамо” уңышка ирешкән. Моннан тыш 7 очрашуның тигез исәпкә төгәлләнүе дә мәгълүм. Узган сезондагы ике уенда да “Ак Барс” җиңү яулаган иде – 4:1 һәм 2:1.

 

Җомга көнне безнекеләр Ярославльдә – “Локомотив”, ә якшәмбе Санкт-Петербургта СКАга каршы уйный. Билгеле булганча, КХЛдагы иң бай команданың быел әле бер мәртәбә дә оттыраганы юк. Шуңа күрә хоккей җәмәгатьчелеге СКА белән “Ак барс” арасындагы очрашуны аеруча зарыгып көтә. Читтәге биш уенның соңгысын исә якташларыбыз 17 октябрь көнне Хельсинкида “Йокерит”ка каршы уздыра.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112