ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә: Бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый, куркырга кирәкми

 

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VI киңәйтелгән утырышы уза. 260 эшмәкәрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы. 


"Минемчә, мондый җанлы аралашу үз нәтиҗәләрен бирә. 30лап проект төркемендә 1 меңгә якын эшмәкәр катнаша. Барлык мәсьәләләрне дә чишеп бетерү хәлдән килмәсә дә, күпчелек сорауларны хәл итәбез", – диде Рөстәм Миңнеханов.


Президент әйтүенчә, элегрәк республика җитәкчелеге эре проектларга күбрәк игътибар итеп, муниципаль дәрәҗә үзен-үзе кайгыртып, мөстәкыйль яшәргә мәҗбүр булды. Бүген вазгыять бүтәнчә. Муниципалитетлар да сәнәгать мәйданчыклары буенча актив эш алып бара, әмма әле бар җирдә дә түгел, ди Рөстәм Миңнеханов.


"Без муниципалитетларны бәяләү системасын булдырдык. Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсеш ала алмаячак. Мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан башланырга тиеш. Теләк, күнекмәләрне сеңдерергә кирәк. Күп кенә башлангычлар уңышсыз төгәлләнергә дә мөмкин – бу сер түгел, әмма бүген компанияләр уңышсызлыкны кичереп күтәрелгән менеджерларны сайлый. Бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый. Куркырга кирәкми. Без эшмәкәр ул акча эшләргә теләүче һәм башкаларга да эш бирүче кеше икәнен аңларга тиеш. Шул рәвешле, урта сыйныф формалаша. Илнең тотрыклылыгы өчен хәлле урта сыйныф кирәк", – диде Президент.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112