ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашты

 

Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Татарстанның урта гомуми белем бирү мәктәпләренең тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары һәм 2017 елда парламент дәресен уздыруда катнаша торган мөгаллимнәр өчен ачык ишекләр көне уздырыла. Реуспублика шәһәр һәм районнарыннан җыелган 100гә якын укытучы белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты.

 

"Без мондый форматта өченче тапкыр очрашабыз, бу изге традициягә әйләнде. Без сезнең белән бергә күп кенә әйберләргә өйрәнәбез", – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул парламент дәресе, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, унынчы тапкыр уздырылуын билгеләп узды. Быел ул Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлануын әйтте, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсенә кагылып, дәүләт телләрен факультатив рәвешендә генә укытуга берничек тә юл куела алмавын билгеләп узды. "Бездә рус теле буенча белем күрсәткече башка төбәкләргә караганда югарырак та әле. Башка телләрне дә белүдән кемгә начар булган?!" – диде.

 
Быел парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә 23-28 октябрь көннәрендә унынчы тапкыр узачак.

Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112