ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень яшьләр архитектурасы биенналесының экспозициясен карады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия төзелеш министры Михаил Мень Иннополиста I яшьләр архитектурасы биенналесында финалга чыккан проектлар белән танышты. Кунаклар идеяләрнең күптөрле булуын билгеләп үтте. Тәкъдим ителгән проектлар яшь архитекторларның уңайлы торак кварталы буенча фикерләрен чагылдыра: макетлар футуристик, ностальгия-европача һәм экстравагант юнәлештә эшләнгән.


Исегезгә төшерәбез, яшьләр биенналесы Россия Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте инициативасы белән оештырылган. Аның төп бурычы яшь архитекторларны шәһәр төзелешенә практик яктан җәлеп итү, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.


Иннополиста заманча уңайлы торак кварталларының 29 проект-концепциясе тәкъдим ителгән. Аларны бәйгенең финалына чыгучылар эшләгән. Барлыгы оештыручылар Россиядән һәм 11 чит ил дәүләтләреннән 377 гаризаны бәяли.

Бүген Мәскәү архитекторы Сергей Чобан рәислегендәге җиде кешелек халыкара жюри бәйгенең алтын, көмеш һәм бронза призерларын билгеләячәк. Ә илнең иң яхшы яшь архитекторын биенналеның ябылу тантанасында, ягъни 14 октябрьдә, игълан итәчәкләр. Моннан тыш, Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәтенең махсус бүләкләре каралган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112