ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан көрәшчеләре Урал Кубогын яулады

 

Пермь краеның Кунгур шәһәрендә көрәш буенча Урал Кубогында Татарстан егетләре командалар арасында беренче урынны яулады. Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе командалары өченче булды.

 

Узган атна ахырында булган ярышта 17-18 яшьлек егетләр 55, 60, 65, 70, 80, 90 килога кадәрге һәм авыр үлчәүдә бил алышты. Чемпионнар булып Фәннүр Кәшәфетдинов (Башкортстан), Альмир Деникеев (Пермь крае), Илназ Димиев (Татарстан), Айнур Кинзәбаев (Башкортстан), Азамат Сөбхангулов (Башкортстан), Нәсим Габидуллин (Татарстан), Газинур Шаһабиев (Татарстан) танылды. Зурлар исә  60, 65, 70, 80, 90, 100 килога кадәрге һәм авыр үлчәүдә бил көч сынашты. Җиңүче исемен Фирзәр Гыйниятуллин (Татарстан), Рамил Хәкимҗанов (Татарстан), Булат Гадершин (Татарстан), Илнур Гайнанов (Башкортстан), Илдар Моратов (Башкортстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Константин Морозов (Татарстан) яулады.

 

Нәтиҗәдә Татарстан егетләре беренче урынга чыкты. Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе командалары өченче булды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112