ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" рәттән өченче очрашуны оттырды

 

Кичә "Ак барс" Минскида җирле "Динамо"га 1:4 исәбе белән җиңелде. Казан командасының бердәнбер алкасын Михаил Глухов кертте.

 

Бу – "Ак барс"ның рәттән өченче мәртәбә оттыруы. Тәнәфескә кадәрге ике уенда якташларыбыз “Амур” (1:3) һәм “Торпедо” (1:2) командаларына җиңелгән иде. "Кызганыч, әмма булган кимчелекләребезне төзәтә алмадык. Аерым сәбәпләре бар иде. Киләсе очрашуга әзерләнәбез", – диде команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

 

Иртәгә “Ак Барс” кунакта “Витязь” командасы белән очраша.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112