ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин "ПолитЗавод – 2018" проектына старт бирде

 

Бүген Казан IT-паркында "ПолитЗавод-2018" республика иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы булды. Яңа сезонда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Моннан берничә ел элек салынган традиция үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. – "ПолитЗавод" ел саен кызыксынучан иҗади яшьләрне туплый". Әгәр 2015 елда проектта катнашу теләген белдерүчеләр 35 районнан 500 кеше булса, узган ел республика күләмендә 700 теләк белдерелгән. Быел исә республикадан һәм Россиянең 17 төбәгеннән проектта катнашырга теләк белдерүчеләр саны 900 кешедән артып киткән.

Республика парламенты башлыгы, проектта катнашучыларның актив гражданлык карашлы булулары, бүгенге көн яшьләренең сәясәт белән кызыксынмавы турында җәмгыятьтә тупланган фикернең ялгыш булуын раслый дип белдерде. Дәүләт Советы Рәисе "ПолитЗавод"ның "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия"се тарафыннан тормышка ашырылучы проект буларак башлануын искәртте.

Бу көннәрдә республика Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Әлбәттә, яшьләр белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин бу теманы да читтә калдырмады. Фәрит Мөхәммәтшин Конституциянең 14 нче статьясына аерым тукталып, анда Татарстанның республикадан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итүе хакында норманың ныгытылуын әйтте. Бүгенге көндә дөньяда 7,5 млн., Россиядә – 5 миллионнан артык татар яши. Бу шартларда 14 нче статья милләтне берләштерүдә мөһим роль уйный.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112