ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең башлыгы һәм дүрт хезмәткәрен эшеннән алганнар

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Түбән Кама полициясе гарнизонында тикшерүне төгәлләгән. Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә җитәкчесе һәм тагын дүрт хезмәткәр үз вазифасыннан азат ителгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Тикшерү нәтиҗәсендә, җинаять-процессуаль закон нормалары һәм ведомство норматив-хокук акт таләпләре бозылу очраклары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хезмәт дисциплинасының нык бозылуы, аерым алганда, тоткарлауны документаль рәсмиләштерү булмавы, шулай ук тоткарланучыны Идарәдә озак вакыт дәвамында тотуның кирәк дип табылмаганлыгы өчен, дүрт полиция хезмәткәре эчке эшләр органнарыннан эштән азат ителгән.

Вазифаи бурычларны тиешле дәрәҗәдә башкармаган һәм ведомство, һәм процессуаль контрольне йомшартканы өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары түбәнрәк торган вазифага күчерелгән.


Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә җитәкчесе урынбасары – полиция җитәкчесе, аның ике урынбасары, җинаятьчеләрне эзләү җитәкчесе һәм полиция участогы уполномоченныйлары хезмәте җитәкчесе катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Тәртип бозулар булуга юл куйган өчен 10 хезмәткәр төрле дисциплинар җәзага тартылган.


Идарә җитәкчесе вазифасыннан азат итү карары кабул ителгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112