ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләре ачыкланды

 

Бүген ил халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри.

«РИА Рейтинг» компаниясе аналитиклары Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләрен атады, дип яза «Российская газета».


Югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр арасында лидерлар – төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре, шулай ук Мәскәү шәһәре. Төньяк Кавказда яшәүчеләр исә иң аз хезмәт хакы ала.


Ямал-Hенец автономияле округында хезмәткәрләрнең 24 проценты диярлек аена 100 мең сумнан артык акча эшли. Икенче урында – Чукотка (20,9 процент), өченчедә - Мәскәү (17,05 процент).


«Тагын алты төбәктә (Hенец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы - Югра, Камчатка крае һәм Саха (Якутия) Республикасы) әлеге күрсәткеч 10 проценттан артып китә», - диелә хәбәрдә.


Төньяк Кавказ республикалары һәм Россиянең үзәк төбәкләрендә яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы алып эшли. Анда эшкә сәләтле кешеләрнең нибары 0,48-0,56 проценты гына өенә 100 мең сумнан артык акча алып кайта.

Тулаем алганда, Россиядә халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112