ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда гаиләдәге беренче балага тәүге пособие бирелде

 

Татарстанда гаиләдәге беренче балага тәүге пособие бирелде. Мондый бәхет Балтач райо­нының Сизнер авылында яшәүче Тарасовлар гаиләсенә елмайды.

 

4 гыйнвар көнне Вячеслав белән Юлиянең кызлары Анастасия туган. Бүген алар авылда, ирнең әти-әнисе һәм ике ир туганы белән яши. Әни кеше декрет ялына киткәнче, үрелгән эшләнмәләр цехында хезмәт куйган. Гаилә башлыгы исә төрле эштә йөри. Хәзер алар кызларына яшь ярым тулганчы 8490 сум пособие алачак. Мәгълүм булганча, быелдан Россиядә гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр