ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алексей Песошин прокурорларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

 

Бүген – Россия Федера­ция­се­нең Прокуратура хезмәткәре кө­не. Бу уңайдан ТР прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын редакциябез аша Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады. 

 

“Илебез прокуратурасы һәр­­вакыт дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндереп килә, – диелә котлауда. – Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мән­фәгатьләрен саклау­ның сыйфаты сезнең хезмәткә ту­ры­дан-туры бәйле. Бу хезмәт югары дәрә­җәдә һөнәри һәм шәхсән сыйфатлар, зур тәвәкәллек таләп итә. Авыр, әмма игелекле хез­мәтегез өчен рәхмәт белдерәм. ТР прокуратура органнарының барлык хез­мәт­кәрләре һәм ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек һәм алга таба нәтиҗәле эшчәнлек телим”.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр