ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда Владимир Путинның штабы "Идея" технопаркында урнашачак

 

Дәүләтнең гамәлдәге җитәкчесе, Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның сайлау штабы Казандагы Петербург урамы, 50нче йорт, 23нче корпус, 501нче офис адресы буенча урнашачак. Бу хакта putin2018.ru сайтында хәбәр ителә. Юу адрес буенча исә "Идея" технопаркының мәгълүмати-технология үзәге урнашкан.

 

Киләсе атнада исә Владимир Путин Казанга килергә җыена. Татарстан башкаласында ул "Татнефть-Арена"да узачак чарада студентлар белән очрашачак. Ил башлыгы вуз активистлары алдында лекөия белән чыгыш ясаячак.

 

 

 

 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!