ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“КАМАЗ-Мастер”ның бер экипажын ярыштан чагарганнар

 

“КАМАЗ-Мастер”ның Антон Шибалов идарә иткән экипажын хөкемдарлар карары белән "Дакар" ярышыннан чыгарганнар. Финишка контроль нокталар аша үтмичә генә килгәне өчен әнә шундый җәза бирелгән. Бу хакта команданың рәсми сайтында хәбәр ителә. 

 

17 гыйнварда узган этапның беренче махсус участогында Шибаловның йөк машинасы янып киткән, әмма экипаж янгынны үз көче белән сүндерә алган. Автомобиль икенче махсус юлның стартына чыккан, әмма пилот һәм механиклар янгынның тискәре нәтиҗәләрен сизгән. Нәкъ менә шунлыктан экипаж контроль нокталарны үтмичә генә финишка килгән.

 

Гадәттә андый очракларда штраф вакыты билгеләнә торган булган, ә хөкемдарлар бу юлы Шибалов экипажын ярыштан чыгарган. “КАМАЗ-Мастер” командасында әлеге карарны бик катгый дип тапканнар. Хәзер иптәшләренә техник ярдәм күрсәтү бурычы Дмитрий Сотников экипажына йөкләнгән. “Дакар”да “КАМАЗ-Мастер”ның өч экипажы калган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр