ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Евгения Тарасованы Олимпия уеннарында көмеш медаль отуы белән котлады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы якташыбыз Евгения Тарасованы Олимпия уеннарында көмеш медаль отуы белән котлады. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Котлау телеграммасы спортчының остазы – Россиянең атказанган тренеры Нина Мозер һәм көмеш медаль иясенең әнисе Татьяна Тарасовага да юлланган. "Пхёнчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарын искиткеч башлануы - парлап фигуралы шуучыларның командалы турнирында көмеш медаль яулавы белән ихлас йөрәктән котлау сүзләрен кабул итегез. Безнең сәләтле ватандашыбыз Евгения Тарасова, Владимир Морозов белән искиткеч чыгыш ясап, уртак эшкә гаять зур өлеш кертүнә татарстанлылар аеруча шат. Евгения һәм Владимирга, тренерлары Нина Михайловна Мозерга алга таба да уңышлар телим. Без сезнең өчен җан атабыз, сезнең көчкә һәм җиңүләргә ышанабыз", – диелгән телеграммада. 

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, Евгения Тарасова Владимир Морозов белән Пхенчханда фигуралы шуучыларның команда турнирында Олимпиада уеннарының көмеш призеры булды. Сүз уңаеннан, әлеге уңышы өчен Тарасова 2,5 миллион сум күләмендә премиягә өмет итә ала. Спортчыларга югары казанышлар өчен тиешле премия акчасы күләме Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларга дәүләт ярдәме турында”гы карарда билгеләнгән. Документта әйтелгәнчә, Олимпиада, Паралимпиада, Сурдлимпиада уеннары җиңүчеләре өчен бүләкләү күләме 4 млн сум тәшкил итә. Икенче урын алучыларга - 2,5 млн сум, өченче урындагыларга 1,7 млн сум бирәчәкләр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр