ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы генконсулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доганны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады,һәм Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбтәләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде.

 

"Төркия Республикасы җитәкчелеге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аеруча игьтибар итә. Төркиянең Казандагы генконсуллары буларак бик лаеклы һәм актив дипломатлар билгеләнә", – диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

Искәртик, элеккеге генконсул Турхан Дилмач быел эшен тәмамлады. Казанда ул өч ел дәвамында хезмәт итте.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр