ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда "Законнарны бергә язабыз" проекты гамәлгә ашырылачак

 

Татарстанда "Законнарны бергә язабыз" проекты ярдәмендә халыкны закон чыгару эшенә җәлеп итәчәкләр. Әлеге тәкъдимне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән.

 

"Халык белән очрашканда сайлаучыларның законнар әзерләү һәм булган кануннарны камилләштерү эшендә активрак катнашырга теләге күренә. Әлеге проект аларга якынрак булырга тәкъдим итәчәк. Бу очракта хокукый белем, законнарны белү һзм аларны үтәү турында да сүз бара", – диде ул бүген Дәүләт Советының президиум утырышында.

 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш. "Алардан килгән һәр тәкъдим исәпкә алыначак. Яхшы законнар бергә языла", – диде ул.

 

Тәкъдимнәрне Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтына, парламентның "Фэйсбук"тагы сәхифәсенә, "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары редакцияләренә юлларга мөмкин.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр