ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастыруны йөкләде

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, уникаль архитектура объекты булуын әйтеп, Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастырырга кушты. Бу хакта үз Twitterында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин хәбәр итте.

 

Хәйруллин республика җитәкчесенең :“Сәнгать көллияте бинасы – уникаль архитектура һәм тарихи объект, Казан өчен билгеле бина. Ул саклык белән генә төзекләндереләчәк. Мин Хөкүмәткә кирәкле барлык йөкләмәләрне бирдем”, – дигән сүзләрен китергән.

 

Алдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Казанның Фешин исемендәге сәнгать көллияте ябылу турындагы хәбәрләр таралуын уйлап чыгарылган сүз булуын җиткергәннәр иде, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр