ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны җиде процентка кимегән

 

Узган елда Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны 6,8 процентка кимегән, дип хәбәр итте Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, дип хәбәр итә "Татар-Информ".


«Иртә стадиядә ачыкланган яман шеш очраклары – 3,3, бер ел эчендә якты дөнья белән хушлашучылар саны һәм чирнең азып китү очраклары 4,8 процентка кимегән», - дип өстәде Хәлфиев.


2017 елда үлем-китем очраклары, 2016 ел белән чагыштырганда, 4 процентка диярлек, ә хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында әлеге күрсәткеч 7,8 процентка азайган. Балалар арасында үлем-китем очраклары Европаның алга киткән илләре дәрәҗәсендә саклана һәм исәп-хисап елында ул 1 мең сабыйга 4,1 промилле тәшкил иткән, диде Хәлфиев.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр