ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Франция белән төбәкләр дәрәҗәсендә фикер каршылыгыбыз юк


Төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә Россия һәм Франциянең фикер каршылыклары юк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Франция илчесе Сильви Берманн белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.


Татарстан һәм Франция төбәкләре бер-берсенә карата кызыксыну белдерә, дип хәбәр итте республика лидеры. Ул Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанга күрсәткән игътибары өчен Франция җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 

Бүген Казанга сәфәр кылу өчен иң актуаль сәбәп – футбол буенча дөнья чемпионаты. Франциянең Австралия белән беренче уены Татарстан башкаласында узачак.


Сильви Берманн Казанда яшәүчеләрнең Франция җыелма командасы өчен җан атачакларына ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, матчка Франция спорт министры да килергә мөмкин. Франция илчесе Сильви Берманн Татарстанны Александр Дюма әсәре (язучы анда Идел буена килүе хакында яза) буенча инде күптәннән белүе хакында сөйләде.


Татарстанга сәфәре кысаларында Франция илчесе Иннополиста да булды.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр