ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкилен вазыйфасыннан азат иттеләр

 

Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкилен вазыйфасыннан азат итү турында Указ имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазыйфасыннан азат ителде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

«Вәлиуллов Рөстәм Фәйзерахман улын, башка эшкә күчүе сәбәпле, 2018 елның 5 мартыннан Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфасыннан азат итәргә», – диелә документ текстында.

 

Татарстан Республикасы Президентының ПУ-203 Указы 2018 елның 2 мартында имзаланган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр