ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Танылган актер Олег Табаков вафат булды

 

Мәскәүдә СССР халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры һәм "Табакерка" сәнгать җитәкчесе Олег Табаков вафат булган. Аңа 82 яшь иде. Соңгы вакыта танылган актер хастаханәдә дәваланды.

 

Табаков "Полеты во сне и наяву", "Человек с бульвара Капуцинов", "Ближний круг", "Сирота казанская" кебек фильмнарда уйнады. Күп кенә мульфильм геройлары аның тавышы белән сөйләшә. "Бобик в гостях у Барбоса", "Трое из Простоквашино", "Каникулы в Простоквашино", "Зима в Простоквашино", "Ежик плюс черепаха" мультфильмнары аша Олег Табаков тавышы балаларга таныш.

 

Сәхнә остасының туганнары һәм якыннарының кайгысын Россия Президенты Владимир Путин да уртаклашкан.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр