ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

 

Рөстәм Миңнеханов СССРның Халык артисты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Президенты Олег Табаковның хатыны – Россиянең Халык артисткасы Марина Зудинага телеграмма юллады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

«Хөрмәтле Марина Вячеславовна! Татарстан Республикасы теарт сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән ирегез, күренекле Россия мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Олег Павлович Табаков вафат булуга бәйле рәвештә чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Аның вафаты – бөтен ил өчен зур югалту, мондый чакта “бөтен бер дәвер китте” диләр. Илебез театр һәм киносәнгатенең танылган корифее, дистәләрчә еллар иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән Олег Павлович Табаков, чынлап та, россиялеләр күңелендә даһи актёр, зәвыклы һәм күренекле режиссёр, зирәк һәм игътибарлы педагог буларак урын алды. Ул кешелеклелеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизмы, үз эшенә бирелгәнлеге, сәнгатькә тугрылыгы һәм иксез-чиксез тырышлыгы белән хәтербездә калачак. Ул бик матур, бай гомер кичерде һәм бәяләп бетермәслек мирас калдырды – куәте һәм колачы буенча гаять зур таланты белән тудырылган Олег Табаковның уникаль дөньясы. Бу аның онытылмас театр һәм кинообразлары да, сәләтле укучылары да, соклангыч “Табакерка”сы да, һәм үсешенә Олег Павлович күп көч һәм энергия түккән бөек МХТ та. Шундый күркәм, юмарт һәм тормыш сөючән булып кала ул безнең хәтерләрдә, диелә телеграммада. – Без сезнең, Олег Павловичның барлык гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең бу олы хәсрәтен уртаклашабыз. Бу кайгылы көннәрегездә Сезгә күркәм сабырлык телибез".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр