ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Түбән Кама спортчысы Марта Зәйнуллина Паралимпия ярышларында көмеш медаль яулады

 

Түбән Кама спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда узучы Паралимпия ярышларында көмеш медаль яулады. Якташыбыз 10 чакрымга биатлон ярышында финишка икенче булып килде. 

 

Марта Зәйнуллина үз дистанциясен 43 минут һәм 52,1 секундта узды. Ул беренче урынны алган алман спортчысы Андреа Эскаудан 1 минут һәм 15,5 секундка калышты. Өченче урынны Россиядән Ирина Гуляева алды.

 

Бу – Марта Зәйнуллинаның Паралимпиададагы биталон ярышларында откан тәүге медале. Моннан дүрт ел элек Сочида узган ярышларда ул чаңгыда бронза откан иде.  

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!