ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда 1005 сайлау участогы видеокамера белән җиһазланган

 

18 мартта узачак Россия Президентын сайлавына Татарстанда 1005 сайлау участогын күзәтү камералары белән җиһазлаганнар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

 

Шул рәвешле, гамәлдәге 2 мең 882 сайлау участогының 1005ендә сайлау барышын онлайн-режимда карап булачак. Моның өчен Nashvybor2018.ru сайтына керергә кирәк. Система 18 март көнне иртәнге сәгать сигездә эшли башлаячак. Сайт аша илнең теләсә кайсы сайлау участогын карарга мөмкин булачак, дип тә ачыклык керттеләр брифингта.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр