ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанга Дагыстаннан беренче 20 тонна сарык ите керде

 

Татарстанга Дагыстан компаниясеннән беренче 20 тонна сарык ите керде. Бу хакта ТАСС Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сылтама белән хәбәр итә.


Шушы көннәрдә Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстан кулланучыларында Дагыстан азык-төлегенә ихтыяҗ булса, төбәкләр товар кертүне арттыру турында уйланачак.


Алдан Дагыстан компаниясенең Татарстанга дөге кертергә теләге барлыгы хәбәр ителгән иде. Дагыстан республикага дөгене коры сөткә алмаш итеп куячак, дип фаразлана. Төньяк Кавказ республикасына минимум 3 мең тонна коры сөт кирәк. Бу хакта Дагыстан авыл хуҗалыгы министры Кәримхан Абасов әйткән булган.


Аның сүзләренчә, төбәкләр арасында товар кертү күләме буенча билгеле бер килешү бар. Мәсәлән, дөгене алар елына 5тән 8 мең тоннага, сарык итен 2 мең тоннага кадәр кертә алалар.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр