ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Андрей Кондратьев: штаб волонтерлары белән сайлаудан соң да эшләячәкбез

 

Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның Татарстандагы штабы гражданнар тәкъдимнәрен кабул итү буенча үз эшен төгәлләгән. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә узган очрашуда кандидатның сайлау штабы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев әйтте.

 

"400дән артык шалтырату кабул иттек. Аларның барысы буенча да эш алып барылачак", – диде Андрей Кондратьев. Мөрәҗәгатьләрнең 61 проценты пенсионерлардан килеп ирешкән. Арада яшьләр, вакытлыча эшләмәүчеләр дә шактый. Очрашуда штаб волонтерларының эшен дә югары бәяләделәр. "Эш бүгенге көн белән генә бетми. Волонтерлык хәрәкәтен алга таба да иҗтимагый проблемаларны хәл иткәндә җәлеп итәчәкбез", – диде Андрей Кондратьев.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр