ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанга Гагарин Кубогы килеп җитте

 

Бүген иртән Казанга Гагарин Кубогы килеп җитте. Аны Мәскәүдән поезд белән алып килделәр. Бу хакта КХЛның матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Сәфәргә чыгар алдыннан Гагарин Кубогын махсус машинада Мәскәү буйлап йөрткәннәр. Аннары аерым купеда Казанга алып килделәр. Татнефть-Аренага аны "КАМАЗ-Мастер" командасыныңузыш машинасында алып барачаклар. "Ак барс" белән ЦСКА арасында бүген узачак очрашу алдыннан исә халыкка күрсәтәчәкләр.

 

Билгеле булганча, Гагарин Кубогы финалында Ак барс белән ЦСКА очраша. Беренче ике уен 14 һәм 16 апрель көннәрендә Казанда булачачк. "Ак барс" әлеге кубокны ике мәртәбә отты. 36 тапкыр СССР чемпионы булып танылган Мәскәү командасының исә КХЛда бер мәртәбә уңышка ирешкәне юк.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр