ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты һәм КХЛ башлыгы киләсе елда хоккей йолдызлары атнасы уздыру турында килешү имзаладылар

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КХЛ башлыгы Дмитрий Чернышенко киләсе елда хоккей йолдызлары  атнасы уздыру турында килешү имзаладылар. Тантаналы чара Хөкүмәт Йортында узды.

 

Хоккей йолдызлары атнасы 12-20 гыйнвар көннәрендә узачак. Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары һәм Яшьләр хоккей лигасының Чакыру Кубогы очрашулары 12 һәм 13 гыйнвар көннәрендә Түбән Камада узачак. Казан исә 19 һәм 20 гыйнвар көннәрендә КХЛның осталлар тамашасы һәм йолдызлар матчы булачак. Әлмәттә дә хоккей чаралары булачак.  

 

"Хоккей һәрвакытта да төп спорт төре булды һәм булачак. Бездә спорт төрләре күп, әмма хоккейга аерым мөнәсәбәт. Бу вакыйга хоккейның үсешенә зур этәргеч булачак, абруй һәм мөнәсәбәтне арттырачак. Хоккей йолдызлары атнасын көтәбез һәм ул менә дигән бәйрәм булачак", – диди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

КХЛ башлыгы Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, әлеге чара тәүге мәртәбә өч калада узачак. Хоккей йолдызлары атнасын уздыруга Омск, Магнитогорск һәм Хельсинки да дәгъва кылган. "Әмма Казан аларны күпкә артта калдырды, – диде ул. – Татарстанда хоккейга дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелә, инфраструктура яхшы, җанатарлар бу спорт төрен ярата. Татарстан белән бергәләп онытылмаслык бәйрәм оештыра алырбыз дип өметләнәм". 

 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр