ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Мисс России" исемен Чуашстаннан Юлия Полячихина яулады

 

"Мисс России" исемен Чуашстаннан Юлия Полячихина яулады. Бу хакта гүзәллек бәйгесенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Беренче "вице-мисс" булып Белгородтан Виолетта Тюркина танылган, "Икенче вице-мисс" исемен Якутиядән Наталья Строева алган.

 

Җиңүчегә ак алтын, бриллиант, рубин, сапфир һәм жемчуг белән бизәлгән таҗдан тыш, 3 миллион сум акча һәм Hyundai автомобиле бүләк иткәннәр. Юлия халыкара "Мисс Мира" һәм "Мисс Вселенная" халыкара бәйгеләрендә Россия данын яклау хокукына ия булды. Россиянең иң гүзәл туташы Чабаксарда туып-үскән, узган ел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган һәм Чуаш дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр