ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионатына Франциядән 20 мең футбол җанатары килүен көтәләр

 

2018 елда Казанда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына Франциядән – 20 мең, Ираннан 3 мең футбол җанатары килергә мөмкин. Казан Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.


Ул 2018 елгы Дөнья чемпионатына Казанга күпме турист киләчәген төгәл белмәвен әйтте. Шулай да кайбер илләр буенча берникадәр мәгълүмат китерде. «Без Франция илчелегендәге очрашуда Казанга Франциядән – 20 мең, Ираннан 3 мең турист килергә җыенуы хакында ишеттек», – дип искәртте Дамир Фәттахов.


Ул хәзерге вакытта 2018 елда Казанда узачак Дөнья чемпионаты матчларына билетларның инде 70-80 процентка якыны сатылуын искәртте. «Шуңа күрә без Конфедерацияләр Кубогына караганда кунаклар күбрәк булыр дип өметләнәбез», – диде Дамир Фәттахов.  

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!