ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" Гагарин Кубогы финалында икенче очрашуны отты

 

Казанның "Ак барс" командасы Гагарин Кубогы финалында икенче очрашуны отты.  Зиннәтулла Билалетдинов уенчылары ЦСКАдан 2:1 исәбе белән өстен чыкты.

 

Очрашуда исәпне Гагарин Кубогының иң нәтиҗәле уенчычы Джастин Азеведо ачты. Данис Зарипов ярдәме белән алка керткән Канада һөҗүмчесе 22нче очкосын җыйды. Беренче период ахырында кунаклар исәпне тигезли алды. Икенче периодта исә Роб Клинкхаммер "Ак барс"ка җиңү алып килгән алканы кертте. Киләсе ике очрашу 18 һәм 20 апрель көннәрендә Мәскәүдә узачак.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр